Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
Түбән Камага Кытайның Weima компаниясе вәкилләре килде
Икътисад
  • 25 Гыйнвар 2018 - 13:28
  • Караулар: 115

Түбән Камага эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасының Dongying Weima Petroleum Drilling Tools Co компаниясе вәкилләре килеп китте. Делегация составында президент урынбасары Чжао Сянькун, халыкара департамент директоры Ма Чжян, халыкара департамент директоры урынбасары Хун Сюй Сен бар иде. Компаниянең проекты – бораулау торбалары җитештерүче завод төзү. 

Инвесторларны Түбән Кама сәнәгать мәйданчыклары белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисадый һәм инвестицион үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Радмир Беляев таныштырды. Вәкилләр әлегә ныклы карарга килмәделәр.

2007 елда оешкан Weima компаниясенең бүгенге көндә Урта Көнчыгыш, Европа һәм Латин Америкасында үз вәкиллекләре һәм филиаллары бар. Компания дөнья күләмендә нефть һәм химия сәнәгатенә хезмәт күрсәтүне тормышка ашыра.

Компаниянең әйләнә-тирә мохитне саклау, продукциянең сыйфатына кагылышлы күп кенә сертификатлары бар. Җитештерү сыйфат менеджменты системасы һәм стандартларының катгый нигезендә алып барыла.

Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге матбугат хезмәтеннән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*