Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
Түбән Кама студентлары - “Эшмәкәрлек уеннары” илкүләм олимпиадасы җиңүчеләре
Икътисад
  • 18 Гыйнвар 2018 - 14:00
  • Караулар: 174

Казан инновацион университетының (Икътисад, идарә итү һәм хокук институты) Түбән Кама филиалы студентлары “Эшмәкәрлек уеннары” бөтенрәсәй олимпиадасында җиңүгә ирешеп, бизнесны үстерү өчен 50 мең сум күләмендә грантка ия булганнар.

“Эшмәкәрлек уеннары” бөтенрәсәй олимпиадасының финал туры Казан кооператив техникумы базасында үткән. Анда Россия төбәкләре һәм Татарстанның 12- 30 яшьлек катнашучылары эшмәкәрлек өлкәсендә үз проектларын яклаганнар.

Түбән Кама студентлары - Мостафин Булат, Әхмәтгалимова Илүзә, Баязитов Роман, Сивенкова Дарья “Гранит-НК” ясалма ташыннан эшләнмәләр җитештерү һәм сату” темасына үз проект эшләрен тәкъдим иткәннәр. Аларның җитәкчеләре - “Финанслар һәм кредит” кафедрасы доценты, икътисад фәннәре кандидаты Резеда Вәлиева.

Уку йортының матбугат хезмәте материалларыннан.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*