Рус Тат
Моношәһәрләр үсеше фонды “Түбән Кама” сәнәгать паркы проектын хуплады
Икътисад
  • 09 Ноябрь 2017 - 08:54
  • Караулар: 32

Шушы көннәрдә Мәскәүдә Моношәһәрләр үсеше фонды күзәтчелек советы утырышы узды. Утырышта муниципаль район башлыгы Айдар Метшин һәм районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев катнашты.

 Сөйләшүдә Түбән Кама һәм Яшел Үзән шәһәрләренең моношәһәр буларак үсеш перспективалары турында сүз барды. Нәтиҗәдә, районда “Түбән Кама” сәнәгать паркы булдыру фикере хупланды, анда инженерлык инфраструктурасын сафка бастыру өчен 378 млн сум күләмендә акча бүленәчәге билгеле булды. Сумманың 335 млн сумы – фонд тарафыннан, 17 миллионы – ТР бюджеты чыганакларыннан күчереләчәк, калган өлешен инвесторлар түләячәк.

“Түбән Кама” сәнәгать паркы - шәһәр җирлегендә эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару өчен уңай шартлар тудырылган беренче сәнәгать паркы. Бу - гомуми инфраструктура һәм бердәм системага берләштерелгән югары технологияләр кулланылучы дистәләгән заманча җитештерү объектлары. “Түбән Кама” сәнәгать паркының төп идеясе – җитештерүнең заманча тармагын "нульдән башлап" оештырып җибәрү өчен мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру. Бүгенге көндә паркта үз җитештерү объектларын булдыруга 9 резидент теләк белдергән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*