Рус Тат
Радмир Беляев Кама кластеры ассоциациясеннән Түбән Камада өч мөһим проектны гамәлгә ашыруда ярдәм сорады
Икътисад
  • 12 Октябрь 2017 - 08:27
  • Караулар: 66

Казан шәһәрендә “Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры” ассоциациясенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Түбән Кама вәкиллеге район җирлегендә ел буена планда куелган чаралар үтәлеше турында хисап тотты. 

Еллык эш нәтиҗәләре белән Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев чыгыш ясады. Үз чыгышында ул район җирлегендә ел дәвамында гамәлгә ашырылган проектлар - “Түбән Кама” сәнәгать паркы, “Пионер” шәхси-индустриаль паркы, “Кама” пляжы, Лемаев исемендәге мәйдан, “КоVёr”, “Кванториум” үзәкләре ачылу турында сөйләде. Радмир Беляев сүзләренчә, фаразланган бәяләмә буенча, районда 2017 елга җитештерүнең тулаем күләме 188 млрд сум тәшкил итә. Уртача хезмәт хакы 4%ка арткан, эш белән тәэмин итүдә хезмәт базарында тотрыклылык күзәтелә.

Радмир Беляев шулай ук Түбән Кама сәнәгате үсешен тоткарлаучы факторларга да тукталды: бүгенге инфраструктураның сәнәгать һәм халык ихтыяҗларын канәгатьләндермәү очраклары, моношәһәрнең икътисадый һәм хуҗалык эшчәнлегенә бәйле чикләүләр, тормыш сыйфаты, экологик хәл ягыннан территориянең җәлеп итәрдәй булмавы, кадрлар мәсьәләсе һ.б. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары әлеге мәсьәләләрне уңай хәл итү - муниципаль хакимият алдында торган мөһим бурычларның берсе булуын билгеләп үтте.

Чыгышының йомгаклау өлешендә Радмир Беляев “Кама инновацион территориаль-җитештерү кластеры” ассоциациясенә рәхмәт белдерде, шул ук вакытта ассоциациядән өч әһәмиятле мәсьәләне хәл итүдә ярдәм сорады:

1. Республика Хакимиятенә Түбән Кама белән М-7 "Волга" федераль автомобиль юлын, шул исәптән, Кама елгасы аркылы Соколка авылы белән Түбән Каманы тоташтыручы күпер төзү проекты эшләрен тизләтү максатыннан мөрәҗәгать итүдә;

2. Түбән Камада яңа трамвай юллары төзүдә 2018-2019 елларга финанслау күләмен арттыру белән мөрәҗәгать итүдә;

3. “Пионер” индустриаль паркына ТР Икътисад министрлыгында аккредитация үтүдә һәм аңа ташламалы кредитлар бирүдә булышлык күрсәтүдә.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар