Рус Тат
Айдар Метшин Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советы утырышында катнашты
Икътисад
  • 11 Октября 2017 - 13:05
  • Просмотров: 18

Бүген Казанда ТР Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советының чираттагы киңәйтелгән утырышы узды. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге утырышта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин да чыгыш ясады. 

Үз чыгышында район башлыгы Түбән Кама муниципаль районы җирлегендә урта һәм кече эшмәкәрлеккә ярдәм итү механизмнары турында сөйләде. Чыгышының кереш өлешендә ул инвестицияләр җәлеп итү рейтингында безнең районның тоткан урыны хакында үз фикерен белдереп, бүгенге көндә үз урыныбызны “яшел” зонага чыгару юнәлешендә Түбән Камада төгәл һәм хәлиткеч эшләр башкарылуын әйтеп үтте.

Түбән Камада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү юнәлешендә Айдар Метшин Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге эшчәнлеген атады. Атнасына 200дән артык эшмәкәргә хезмәт күрсәтүче үзәк әлеге юнәлештә нәтиҗәле эшләп килә. Кече һәм урта эшмәкәрлектә хезмәт күрсәтү өлкәсеннән җитештерү тармагына күчүне төп бурыч итеп куйган Инвестицион совет та эшкуарлыкны үстерүдә актив эш алып бара. Федераль һәм республика преференцияләре инвесторларны “Түбән Кама”сәнәгать паркы һәм “Пионер” индустриаль мәйданчыгына җәлеп итәләр.
Центр по поддержке и развитию предпринимательства еженедельно посещают более двухсот бизнесменов

Утырышта Рөстәм Миңнеханов республикада эшмәкәрлек өлкәсенә кагылышлы контроль-тикшерү чараларының артык күп булуын билгеләп үтте. Бу җәһәттән Айдар Метшин Түбән Кама тәҗрибәсе белән уртаклашты: районда эшмәкәрлек объектларын торгызуда булган кимчелекләр өчен, алар кеше гомере һәм сәламәтлегенә тискәре йогынты ясамаганда, беренче кисәтүдә штраф салынмый, ә шелтә белдерү каралган.

Торжественное открытие центра молодёжных инициатив «КоVёR» состоится 13 октября

Эш башлаучы эшмәкәрләр өчен мөһим яңалык: 13 октябрь көнне Түбән Камада яшьләр арасында тәкъдим ителгән проектларны тормышка ашыруга булышлык күрсәтүче КоVёR үзәге ачылачак. Моннан тыш, район җирлегендә “Яшь эшмәкәрләр мәктәбе” проекты да старт ала. Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, 2018 елда Түбән Камада яшьләр катнашында 50дән дә ким булмаган бизнес-проектны тормышка ашыру планлаштырыла.

Фото  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.


Система Orphus
Текст сообщения*
Читайте также
Башка яңалыклар