Рус Тат
«Социаль эшмәкәрлек үсеше» һәм «Лизинг-Грант» программаларында катнашу өчен гаризалар тапшыру вакыты озайтылды
Икътисад
  • 13 Июля 2017 - 10:32
  • Просмотров: 105

Эшмәкәрләр игътибарына! «Социаль эшмәкәрлек үсеше» һәм «Лизинг-Грант» программалары нигезендә моношәһәрләргә субсидияләр бирүдә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын сайлап алу буенча конкурска гаризалар тапшыру вакыты озайтылды. Гаризаларны агымдагы елның 7нче августына кадәр тапшырып була.

Конкурста катнашу өчен гаризаларны кәгазь вариантта Татарстан Республикасы кече һәм урта эшмәкәрлекне яклау һәм үсеш программасын гамәлгә ашыру үзәгенә 19нчы июньнән 7нче августка кадәр тапшырырга мөмкин.
Адрес: Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55нче йорт (ТР Гарантия фонды ягыннан керергә).

Кабул итү вакыты: дүшәмбе – пәнҗешәмбе көннәрендә 9.00 - 18.00 сәгатьләрдә, җомга - 9.00 - 16.45 сәгатьләрдә.

Сайлап алу һәм конкурс нәтиҗәләрен игълан итү Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән, Чистай, Менделеевск моношәһәрләрендә кабул ителгән тәртип нигезендә тормышка ашырыла.

«Лизинг-Грант» программасында катнашу өчен гаризаларны түбәндәге сылтама аша электрон вариантта да тапшырырга мөмкин: https://uslugi.tatarstan.ru/

Система Orphus
Текст сообщения*
Читайте также
Башка яңалыклар