ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама медицина хезмәткәрләре республика тарихы буенча белемнәрен тикшерделәр
Җәмгыять
  • 23 Май 2020 - 14:20
  • Караулар: 15
Түбән Кама медицина хезмәткәрләре арасында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган онлайн-викторина узды.

Табиблар, шәфкать туташлары, администрация һәм ярдәмче  хезмәткәрләр 13 сорауга җавап бирделәр һәм туган як тарихы буенча белемнәрен тикшерделәр. Викторина медицина профилактикасы үзәге белгечләре тарафыннан эшләнгән. Барысы да катлаулы, әмма кызыклы сорауларга уңышлы җавап бирделәр: ТАССРның беренче Конституциясе кайчан кабул ителгән,  Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән, Республиканың беренче Президентын сайлаул кайсы елда узган һ.б.

Чара дистанцион рәвештә үткәрелде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*