ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин Җиңү мәйданында чәчәкләр салды
Җәмгыять
  • 09 Май 2020 - 10:14
  • Караулар: 28
Түбән Камада 9 Май иртәсе шәһәр үзәгендә урнашкан Җиңү мәйданында мемориалларга чәчәкләр салу белән башланып китте.

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, Ветераннар советы Рәисе Григорий Китанов, Түбән Кама муниципаль районы хәрби комиссары Фәрит Миңгәрәев, волонтерлар Лиза Сперанская һәм Таня Курочкина белән бергә, үзәк мәйданның истәлекле урыннарын карап чыкты: ун герой бюсты, тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балаларына һәйкәл, Мәңгелек ут янында булды.

Чәчәкләр салу тантанасы туры эфирда трансляцияләнде. Аннан соң Айдар Метшинның муниципаль район халкына мөрәҗәгате яңгырады. "Бөек Җиңү көне халкыбызның төп бәйрәменә әверелде, ул тарихка милли горурлык, чиксез рәхмәт, тирән кайгы һәм мәңгелек хәтер символы буларак кереп калды", - дип ассызыклады район башлыгы.



Айдар Метшин шулай ук Хәтер китабын да карады. Бу - 2020 елда реконструкциядән соң Җиңү мәйданында барлыкка килгән электрон терминал. Җайланма ябык павильонда урнашкан, теләгән һәркем аннан Түбән Кама җире геройлары белән таныша һәм, мөгаен, үз туганнарын таба алыр.

Түбән Кама мэры шулай ук Туганнар каберенә чәчәкләр салачак, билгеле булганча, анда бу елның гыйнвар аенда татар чаңгычылары батальоны сугышчылары җирләнгән иде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*