ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Сәнәгатьчеләр ветеран Панфил Павловның фатирында ремонт ясауга керештеләр
Җәмгыять
  • 22 Апрель 2020 - 14:53
  • Караулар: 165
"ТАИФ-НК" компаниясе хезмәткәрләре шефлыкка алынган 94 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Панфил Павловның фатирында ремонт ясарга керешкән.

 Ветеранның фатирында обойлар алыштырудан тыш,  идән -түшәмнәрне яңарту, сантехниканы алыштыру, шулай ук кирәкле җиһазлар сатып алу да планлаштырыла. Барлык ремонт эшләре май башына тәмамланачак.

Бөек Ватан сугышы ветераны Панфил Григорьевич Павлов Түбән Кама районының Оша авылында туган. Фронтка 17 яшендә китә. Яшь булуына карамастан, сугыш чорының бөтен авырлыкларын кичкән Панфил Григорьевич Приморье хәрби округының укчылар полкында элемтәче булып хезмәт итә.

Фото: Олег Тихонов
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*