ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Юбилярны хөрмәтләп
Җәмгыять
  • 15 Апрель 2020 - 13:01
  • Караулар: 46

Түбән Камада яшәүче Сәбилә Вәлиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Сәбилә Хәйрулла кызы Татарстан АССРның Югары Чаллы авылында туган. Сугыш башлангач, мәктәптә укуын колхоз эшенә алыштырырга мәҗбүр була, өлкәннәр белән беррәттән басуда, фермада эшли. Ул “Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән.

Соңрак Раиф Әмирхан улына кияүгә чыга, аның белән 66 ел гомер итәләр. Алар 4 бала үстерәләр, Сәбилә апаның 9 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар.

Пенсиягә чыкканчы, Сәбилә Вәлиева "Октябрь бүләге" совхозында фермада эшли.

 Түбән Кама мәдәният учреждениеләрендә шөгыльләнүче балалар үз-үзеңне изоляцияләү чорында акция башлап җибәргәннәр, алар муниципаль районда яшәүче тыл хезмәтчәннәрен туган көннәре белән виртуаль тәбрик итәләр.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*