ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама су чистарту станциясендә 78 миллион сумга 6 фильтр алыштырылган
Җәмгыять
  • 09 Апрель 2020 - 08:30
  • Караулар: 42
Бүгенге көндә "Түбән Кама Нефтехим" компаниясе карамагындагы су чистарту станциясе - шәһәрнең иң мөһим стратегик объектларыннан берсе. Түбән Кама халкын сыйфатлы су белән тәэмин итү аның тотрыклы эшләвенә бәйле.



Биредә илкүләм һәм дөнья практикасында файдаланыла торган иң заманча ысуллар - күмер фильтрлары һәм кварц комы кулланыла. Суны мондый юл белән чистарту ысуллары өлешчә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә файдаланыла.
Чистартуның барлык стадияләрен заманча җиһазландырылган лаборатория тикшереп тора. Әлеге лабораториядә микробиологик, органолептик һәм башка анализлар үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Эчәргә яраклы суда авыр металлар һәм башка зарарлы катнашмалар концентрациясен билгеләү өчен, атом-абсорбцион спектрометр кулланыла. Түбәнкамалылар чиста һәм сыйфатлы су куллана алсын өчен, биредә барысы да эшләнә; шуңа күрә коронавирус йогышы белән зарарлану куркынычы булган шартларда станция коллективының иминлеген тәэмин итү –төп бурычларның берсе.


Станция территориясе – 10 гектарга якын мәйдан – атнага бер тапкыр махсус машина ярдәмендә хлорлы эремә белән дезинфекцияләнә. Моннан тыш, һәр бинада керү урыннары һәм гомуми кулланылыштагы урыннар көненә берничә тапкыр шундый ук эремә белән эшкәртелә. Эшкә килгәч, барлык хезмәткәрләрнең дә тән температурасы үлчәнә, аларның һәрберсенә саклану чаралары – битлекләр һәм өстәмә резин перчаткалар бирелә. Биналарда берничә урында дезинфекция препаратлары куелган. Хәзерге вакытта биредә 132 кеше эшли, коллективның өч проценты - 65 яшьтән өлкәнрәк белгечләр өйдән эшләүгә күчерелгән.



Су чистарту станциясенең һәр объекты аерым сак астында - алар барысы да ябык, бирегә бары тик хезмәткәрләр һәм җитәкчелек кенә кертелә. Станциядә эшләүчеләрнең барысының да медицина кенәгәләре бар, моннан тыш, алар төрле инфекцияләрдән өстәмә прививкаларны вакытында ясатырга тиеш. Туклану белән тәэмин итүгә килгәндә, объектның һәр бинасында диярлек аш бүлмәсе бар, алар санитар таләпләргә туры килә.
Лабораториягә бары тик лаборантлар гына керә ала, калганнарга исә бирегә керү өчен, өстәмә рөхсәт алу кирәк, ә эчәк таякчыгы булу-булмау ачыклана торган микробиологик лабораториягә хәтта бүлекчә җитәкчеләренә дә керергә ярамый. Эш штат режимында алып барыла: микробиологик тикшерүләр тәүлек саен ясала, су составында авыр металлар булу-булмавын атнасына бер тапкыр тикшерәләр.


Станция иминлеге өчен Росгвардия хәрбиләре һәм махсус сак хезмәте җаваплы. Хәзерге вакытта объектны саклау тагын да көчәйтелгән, станция территориясенә документация алып килүчеләр дә кертелми, барысы да кертү-чыгару пункты аша гына башкарыла.

Объектның эшчәнлеге гадәти режимда бара: һәркем үз эшен алдан расланган план буенча башкара. Үзизоляция шартларында шәһәрдә су куллану элеккеге дәрәҗәдә кала бирә. Су сыйфатын тикшерү катгый контрольдә тотыла, моннан тыш, Россия кулланучылар күзәтчелеге һәм башка күзәтчелек органнары да бу эшкә җаваплы карый.


Параллель рәвештә станциядә кулланыла торган фильтрларны алыштыру буенча планлаштырылган эшләр алып барыла. Алар барлыгы - 28 берәмлек,  бу фильтрларның яраклылык вакыты - 3 елдан 5 елга кадәр. Бүгенге көндә һәркайсы 13әр млн сумлык 6 күмер фильтры алыштырылган. Бу эш «ТАИФ» компанияләр төркеме җитәкчелеге контролендә тора.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*