ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама җирле үзидарәләрендә өлкәннәр өчен битлекләр тегәләр
Җәмгыять
  • 08 Апрель 2020 - 17:28
  • Караулар: 86
Түбән Каманың 6, 7 нче микрорайонында яшәүчеләр өй шартларында саклагыч битлекләр тегә башлаган.

Битлекләрне тирә-күршедә яшәүче өлкәннәргә бүләк итәргә уйлыйлар. Түбән Камада игълан ителгән Игелекле күршелек елын да исәпкә алсак, бу – аеруча күркәм  эш.


«Иҗтимагый үзәктә медицина битлекләре тегү буенча кечкенә генә производство оештырдык. Безнең микрорайоннарда күбесенчә өлкән яшьтәге кешеләр яши: 2 600 пенсия яшендәге, 560 өлкән буын вәкиле, 150дән артык ялгыз яшәүче бар. Без үз исемебездән аларга бер генә битлек булса да бүләк итәргә булдык. Материалларны безгә «Түбән Кама Нефтехим» һәм «Татнефть» бирде, - ди ТҖҮ рәисе Лариса Орлова.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*