ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ВИДЕО: Түбән Кама мэры урынбасары Эльвира Долотказина Ольга Берггольц шигырен сөйли
Җәмгыять
  • 08 Апрель 2020 - 11:56
  • Караулар: 23

Түбән Кама ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе башлап җибәргән “У войны не женское лицо...” (“Сугыш хатын-кыз өчен түгел...”) проектына кушылды.

Проект Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау.

Әлеге проект кысаларында түбәнкамалылар сугыш чорында хатын-кызларның батырлыгын данлаган шигырьләрне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәләр. Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы җирлегеннән сугыш елларында 173 хатын-кыз сугышка алынган, аларның 14е һәлак булган, 8 е хәбәрсез югалган.

Алдагы чыгарылышта без Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе урынбасары, 71 нче балалар бакчасы мөдире Фәйрүзә Манихова чыгышын тәкъдим иткән идек. Бүгенге, дүртенче чыгарылышта,   Түбән Кама мэры урынбасары Эльвира Долотказина Ольга Берггольцның «Разговор с соседкой» («Күрше хатын белән сөйләшү»)  шигырен яттан сөйли.

«9 нчы сыйныфта мин Александр Чаковскийның «Блокада» романын укыдым. Ике том, биш китапны бер сулышта укып чыктым... Сюжетка күз салсак, блокададагы Ленинградта радиотапшыру бара һәм яшь шагыйрә Ольга Берггольц үзенең «Разговор с соседкой»  шигырен укый. Шуннан бирле бу шигырь минем күңелемдә, - ди Эльвира Долотказина. - Соңыннан мин аның шигырьләр җыентыгын эзләп таптым, «Никто не забыт и ничто не забыто!» («Беркем дә онытылмады һәм бернәрсә дә онытылмады!») дигән гыйбарәнең нәкъ менә Ольга Берггольц сүзләре икәнлеген белдем. Бу шигырьне бик яратам, шуңа күрә дә аны сайлап алдым».

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*