ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ВИДЕО: Фәйрүзә Манихова Резеда Вәлиеваның “Толымнарың синең” шигырен сөйли
Җәмгыять
  • 07 Апрель 2020 - 09:33
  • Караулар: 68
Түбән Кама ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе башлап җибәргән “У войны не женское лицо...” (“Сугыш хатын-кыз өчен түгел...”) проектына кушылды.

Проект Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау.

Әлеге проект кысаларында түбәнкамалылар сугыш чорында хатын-кызларның батырлыгын данлаган шигырьләрне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәләр. Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы җирлегеннән сугыш елларында 173 хатын-кыз сугышка алынган, аларның 14е һәлак булган, 8 е хәбәрсез югалган.

Алдагы чыгарылышта без “Карнавал” курчак театры җитәкчесе Елена Хәмидуллина чыгышын тәкъдим иткән идек. Бүгенге, өченче чыгарылышта, Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советы рәисе урынбасары, 71 нче балалар бакчасы мөдире Фәйрүзә Манихова Резеда Вәлиеваның “Толымнарың синең” шигырен яттан сөйли.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*