ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама күзәтчелек органнары халыкны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыра
Җәмгыять
  • 07 Апрель 2020 - 09:16
  • Караулар: 83

Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге хезмәткәрләре янгынга каршы режим алдыннан Түбән Камада яшәүчеләр белән аңлату әңгәмәләре үткәрәләр.

Билгеле булганча, Түбән Камада 17 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Коры үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык утта (учак, мангаллар) ризык әзерләү һәм 1-3 нче класс куркынычта булган пиротехник эшләнмәләр куллану тыела. Шулай ук хуҗасыз һәм файдаланылмый торган участокларны чүп-чардан чистарту эшләрен дә башкарырга кирәк.


“Таләпләрне бозган өчен, физик затларга - ике меңнән дүрт мең сумга кадәр; вазыйфаи затларга - унбиш меңнән утыз мең сумга кадәр; юридик затларга  ике йөз меңнән дүрт йөз мең сумга кадәр штраф каралган”,- дип искәртә өлкән инспектор Илдус Исмәгыйлев.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*