ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Узган атнада кайнар элемтә телефонына 2 645 шалтырату кабул ителгән
Җәмгыять
  • 06 Апрель 2020 - 15:27
  • Караулар: 26
Бер атна эчендә 8(8555) 350-350 кайнар элемтә телефонына 2 645 шалтырату килгән. Билгеле булганча, Түбән Камада Айдар Метшин йөкләмәсе нигезендә, коронавирусны профилактикалау мәсьәләләре буенча сall-үзәк  оештырылды.

Сорауларның яртысыннан артыгы (1 596) пропуск алуга кагыла. Моның өчен  2590 номерына смс җибәрергә кирәк. Аның үрнәге: "Регистрация# паспорт сериясе һәм номеры (кушып язарга кирәк)". Аннары исемлектән үзегез барырга тиеш урынны сайлыйсыз.

"Бүген бер хатын-кыз Яр Чаллыда булган тагын бер фатирын су басуы турында шалтыратты,-дип сөйләделәр call-үзәк операторлары. - Без бу ситуациядә ничек эшләргә кирәклеген аңлаттык; яки менә тагын бер очрак: гаилә дачага җыенган, ә смс-пропускны машина йөртүчегә генә алганнар - бу дөрес түгел, чөнки патруль хезмәте һәркемне тикшерә".

Шулай ук Татарстан буенча онлайн-сервис эшли, анда коронавирусны профилактикалау буенча еш бирелә торган сорауларга җаваплар куела.

Исегезгә төшерәбез, ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүгә, беренче чиратта кирәк булган товарлар сатып алуга, йорт хайваннарын урамда йөртүгә рөхсәт таләп ителми. Өзлексез эшләүче предприятие һәм  учреждениеләр хезмәткәрләренә   үзләре белән аерым белешмә йөртергә һәм аны хезмәт вазыйфаларын башкарганда гына файдаланырга кирәк.

Күп кенә кешеләр шәһәрдәге һәм райондагы эпидемиологик вазгыять, бизнес һәм мәгариф белән кызыксыналар. Сүз уңаеннан, Түбән Кама мәктәп укучылары бүгенге көннән дистанцион рәвештә укый башлады. Укыту мәсьәләләре буенча түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 47-30-37 (8:00-20:00).

350-350 телефоны шулай ук иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшли.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*