ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ВИДЕО: “Сугыш хатын-кыз өчен түгел...” проектының икенче чыгарылышын тәкъдим итәбез
Җәмгыять
  • 06 Апрель 2020 - 12:08
  • Караулар: 43

Түбән Кама ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе башлап җибәргән “У войны не женское лицо...” (“Сугыш хатын-кыз өчен түгел...”) проектына кушылды.

Проект Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгын истә тоту, башкаларга җиткерү.

Әлеге проект кысаларында түбәнкамалылар сугыш чорында хатын-кызларның батырлыгын данлаган шигырьләрне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәләр.

Беренче чыгарылышта  ТР Дәүләт Советы депутаты Гөлнара Мөҗипова чыгышын карасак, икенче чыгарылыш - Түбән Кама «Карнавал» курчак театры җитәкчесе Елена Хәмидуллина катнашында.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*