ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Айдар Метшин: " Үз-үзеңне изоляцияләү режимы - ул мәҗбүри килеп туган, әмма кирәкле чара"
Җәмгыять
  • 06 Апрель 2020 - 11:08
  • Караулар: 26

Түбән Кама муниципаль районында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен барлык чаралар күрелә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин бүген дистанцион режимда узган эшлекле киңәшмәдә белдерде.

Түбән Камада оператив штаб эшли: агымдагы вазгыять көн саен тикшерелә һәм анализлана, кирәк булганда өстәмә чаралар билгеләнә.


Бүгенге көндә Түбән Кама муниципаль районында коронавирус инфекциясе йоктыру очрагы  теркәлмәгән. Табиблар күзәтүе астында  - 260 кеше, алар барысы да чит илләрдән кайткан.

"Гади чор түгел, без тормыш куйган сорауларны хәл итүдә теләктәш булырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте Айдар Метшин түбәнкамалыларга.- Үз-үзеңне изоляцияләү режимы - ул мәҗбүри килеп туган, әмма кирәкле чара. Без бу авырлыкларны җиңеп чыгарбыз һәм көндәлек эш режимына әйләнеп кайтырбыз".

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*