ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада йөк ташучылар өчен яңа кагыйдәләр кертелә
Җәмгыять
  • 04 Апрель 2020 - 16:12
  • Караулар: 35
Йөкне Түбән Камадан яки Түбән Камага җибәрүчеләргә 1 апрельдән башлап, санитар - эпидемиологик хәл яхшырганчы, махсус белешмәләр рәсмиләштерергә кирәк.

Йөк ташучыга форма буенча белешмәне җибәрүче оешма бирә. Бу йөкне Татарстаннан читкә җибәргәндә яки йөкне республика чикләрендә җибәрү һәм китерү пунктлары булганда мөмкин.

Татарстанга Россия Федерациясенең башка субъектыннан килгәндә, белешмә булу каралмаган. Республика территориясе аша транзит маршрутларына белешмә, йөк өстәп төялмәгән очракта, таләп ителми.

Өстәмә консультация өчен телефон:  8 (843) 291-91-91.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*