ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
ВИДЕО: Түбән Каманың танылган хатын-кызлары сугыш турында шигырьләр сөйлиләр
Җәмгыять
  • 03 Апрель 2020 - 14:30
  • Караулар: 116

Түбән Кама ТР Дәүләт Советының "Мәрхәмәт" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе башлап җибәргән “У войны не женское лицо...” (“Сугыш хатын-кыз өчен түгел...”) проектына кушылды.

Проект Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгын истә тоту, башкаларга җиткерү.

Әлеге проект кысаларында түбәнкамалылар сугыш чорында хатын-кызларның батырлыгын данлаган шигырьләрне җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәләр.

Беренче чыгарылышта Ольга Мальцева –Арзиани шигырен ТР Дәүләт Советы депутаты Гөлнара Мөҗипова яттан сөйли.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*