ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада волонтерлар өлкән буын вәкилләренә ярдәм итә
Җәмгыять
  • 03 Апрель 2020 - 09:33
  • Караулар: 43

Түбән Камада волонтерлар ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек сатып алу, коммуналь хезмәтләргә түләү һәм кәрәзле телефоннарына акча салу белән дә ярдәм итә.

Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында өлкән буын вәкилләре өйләреннән сирәк чыгарга тырыша, ә гаджетлардан аларның барысы да файдалана белми: бу очракта волонтерлар ярдәменнән башка мөмкин түгел. Аларны чакырту өчен, 8(8555)350-350 номерына шалтыратырга кирәк.

Хәер, мондый катлаулы шартларда бер-береңә ярдәм итү бик кирәк. "Өлкән яшьтәге күршеләрегезгә игътибарлы булыгыз, - ди яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Айгөл Аитова. - Бәлки, алар кыенсыналардыр һәм шуңа күрә сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итмиләрдер. Аларга кереп, берәр ярдәм кирәк булу-булмавын сорагыз”.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*