ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Кама Аланында яшәүче хатын-кызны коронавируска бәйле ялган хәбәр таратуы өчен штрафка тартканнар
Җәмгыять
  • 02 Апрель 2020 - 16:40
  • Караулар: 44

Бүген Кама Аланы (Түбән Кама районы) бистәсендә яшәүче бер ханымга 30 мең сумлык штраф салынган.

Кичә моношәһәрдә яшәүче 48 яшьлек ханым Кама Аланында коронавирус йоктырган ике кеше ачыклануы турында смс аша ялган хәбәр тараткан. Хокук бозучыны полициянең җирле бүлеге хезмәткәрләре ачыклаган.

Административ хокук бозу турында беркетмә РФ КоАП 13.15 ст. 9 өл. ("Массакүләм мәгълүмат ирегеннән явызларча файдалану”) буенча төзелгән.

Судта фейк авторы үз гаебен таныган.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*