ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне хәйрия акциясенә кушылырга чакырды
Җәмгыять
  • 01 Апрель 2020 - 19:18
  • Караулар: 32

Татарстан Президенты республика эшмәкәрләренә мөрәҗәгать итте. Анда ул “Мы вместе” ("Без бергә") акциясенә кушылырга чакырды һәм моны үзе дә эшләгәнен хәбәр итте.

Акция үзизоляция шартларында өлкән буынга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Гражданнарның бу категориясе хәзер аеруча нык чикләнгән. Хәзерге вакытта аларның өйдә, иминлектә калулары мөһим. Казан эшмәкәрләре бушлай азык-төлек җыелмалары җыюны оештырган. Республика Президенты әлеге изге эшне башлаучыларга рәхмәт белдерде һәм башка эшмәкәрләрне дә, битараф булмаган кешеләрне дә шундый игелекле акциягә кушылырга чакырды.

«Бер-беребезгә карата игътибарлырак булган саен, бу катлаулы чор да шулкадәр җиңелрәк узачак», — диде Президент.

Акциядә катнашу өчен реквизитлар:

 

Благотворительный фонд "АК БАРС СОЗИДАНИЕ"

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

БИК 049205805

р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК

кор.счет 30101810000000000805

“Мы вместе” тамгасы белән

 

 

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*