ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама җитештерүчеләре азык-төлекне өйгә китереп бирәчәк
Җәмгыять
  • 31 Март 2020 - 07:59
  • Караулар: 48

Татарстан  җитештерүчеләре азык-төлекне өйгә китереп бирү форматына күчә. Мондый режимга, беренчеләрдән булып, "Нижнекамский" кулланучылар кооперативы күчте.

"COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү  буенча күрелгән чаралар, үз-үзеңне изоляцияләүгә бәйле тәкъдимнәр нигезендә, без чистартылган яшелчә һәм ит фаршын  фатирларга китереп бирәбез", - дип сөйләде кооператив идарәчесе Илдар Эгамбердиев.

Аның сүзләренә караганда, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә яшелчәләр китерүгә халыктан заказлар килгән инде.

Вакуумлы пакетлардагы яшелчәләргә түбәндәге рәсемдә күрсәтелгән сылтама яки 8 800 700 8771 телефоны буенча заказ бирергә мөмкин. Борщ өчен яшелчәләр җыелмасы – 80 сум, ә сыер итеннән фаршның килограммы 320 сум тора. Заказлар 500 сумнан артып китсә, җитештерүчеләр азык-төлекне бушлай китерергә вәгъдә итә.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*