ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада социаль учреждениеләр дистанцион режимга күчте
Җәмгыять
  • 30 Март 2020 - 14:49
  • Караулар: 56
Яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан, социаль учреждениеләр дистанцион эшкә күчә,  гражданнарны кабул итүне вакытлыча туктаталар.

Димәк, инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре, сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика үзәге, Татарстан халкына социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль-тернәкләндерү бүлекчәләре үз эшен туктата.

Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенә гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы һәм почта аша бирергә мөмкин (niz.31@tatar.ru яки  niz.31-1@tatar.ru) . Түбән Камада матди ярдәм бүлекләре телефоннары: 45-44-92, 45-44-91, 45-43-99, 45-43-93, 45-43-94, 45-17-08, 45-47-71, 45-43-91.

Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнары үткәрә торган барлык массакүләм чаралар да башка вакытка күчерелгән. Мәшгульлек үзәгенә килергә тиешле  эшсез гражданнарны яңадан теркәү, шулай ук беренчел кабул итү  гражданнарның контакт мәгълүматлары буенча башкарылачак. Моның өчен гаризаны һәм кирәкле документларның сканерланган күчермәләрен (фотосурәтләрне) үзәкнең электрон почтасына җибәрергә кирәк.

«Татэнергосбыт»тан  консультация алу, исәпләгеч күрсәткечләрен тапшыру  шәхси кабинет аша башкарыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*