ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада мәктәп укучыларының урамда йөрүен чикләүне сорыйлар
Җәмгыять
  • 30 Март 2020 - 09:25
  • Караулар: 349
Эльвира Долотказина ата-аналарны балаларына игътибарлырак булырга чакырды. Тема Түбән Камада җитәкчеләрнең онлайн рәвештә үткән эшлекле киңәшмәсендә күтәрелде. 

"Балалар  барысы да каникулда, - диде Эльвира Долотказина. - 19 марттан барлык белем бирү оешмаларында көндезге уку туктатылды. Балалар язгы каникулга китте. Без нәрсә күрәбез? Балалар компанияләр белән ишегалларында, паркларда йөри... Хөрмәтле ата-аналар, зинһар өчен,  балаларыгызның өйдә булуын тәэмин итүегезне сорыйм.

Коронавирус тарала башлаганда,  безгә өлкән буын өчен иң зур куркыныч дип әйтсәләр, хәзер без бу инфекциянең балаларны да зарарлавын, хәтта яңа туган бала үлгән очракны да күрәбез, барыгыз да ишеткәнсездер", - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары.

Балалар бакчаларында хәзер барлык профилактик чаралар үткәрелә. "Бу атнада балалар бакчалары дежур режимда эшләячәк, ата - аналары эш урынында булган,  эшләвен дәвам иткән балалар кабул ителәчәк", - дип аңлатты Эльвира Долотказина.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*