ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Эльвира Долотказина түбәнкамалыларны мөмкин булганча өйдә торырга чакырды
Җәмгыять
  • 30 Март 2020 - 08:48
  • Караулар: 94
Эльвира Долотказина Түбән Кама халкын җәмәгать урыннарына бармаска чакырды.

"Бәхеткә, безнең территориядә коронавирус юк, - диде Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары эшлекле киңәшмәдә.- Тик бу теләсә кайсы вакытта булырга мөмкин. Хөрмәтле түбәнкамалылар, мин сездән җаваплылык күрсәтүегезне сорыйм. Әгәр махсус режим кертелгән икән, зинһар өчен, өйдә булыгыз. Паркларда йөрмәгез! Бер кирәксезгә шәһәр буйлап йөрмәгез! Мәскәүдә тагын да катгыйрак чаралар кертелүен ишеткәнсездер, чөнки вазгыять көннән-көн җитдиләнә бара".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*