ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Оператив штаб утырышында Айдар Метшин җәмгыятьнең барлык көчләрен берләштерү мөһимлеген җиткерде
Җәмгыять
  • 27 Март 2020 - 15:12
  • Караулар: 105
Түбән Камада тәүлек әйләнәсе коронавируска каршы көрәш буенча оператив штаб эшли.

"Хөрмәтле түбәнкамалылар! - дип  мөрәҗәгать итте Айдар Метшин бүгенге киңәшмә барышында. - Бу катлаулы чорда безгә, коронавирус инфекциясе таралуны булдырмас өчен, тиешле структуралар, бөтен җәмгыятьнең көчен берләштерергә кирәк".

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы сүзләренә караганда, өлкән яшьтәге кешеләргә аерым игътибар бирү мөһим. Шәһәрдә өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар өчен "Шәфкатьлелек"  үзәгендә 36-75-49 кайнар элемтә телефоны ачылды, Гомумроссия халык фронтының  8-800-200-34-11 һәм 8-927-486-60-48 кайнар элемтә телефоннары, беренче чиратта, азык-төлек һәм товарлар китерүгә, шулай ук коммуналь хезмәтләргә түләү белән ярдәм итүгә гаризалар кабул итә.

"Дүшәмбе көнне Түбән Камада call-үзәк эшли башлаячак, 350-350 номерына шалтыратып, түбәнкамалылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларны да бирә алачак", - диде Айдар Метшин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*