ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре вакытлыча туктатыла
Җәмгыять
  • 27 Март 2020 - 13:16
  • Караулар: 40
Түбән Камада 28 мартка билгеләнгән авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмаячак.

"Карар коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан кабул ителде. Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә нәкъ менә өлкән буын кешеләре йөри. Әйе, ярминкәләр һәрвакыт саф һавада уза һәм вирусның таралу мөмкинлеге бик аз, әмма без гражданнарның сәламәтлеге өчен нинди дә булса куркыныч тудыруга юл куя алмыйбыз. Мөмкин булуга ук, ярминкәләр кабат эшли башлаячак», -дип шәрехләде карарны ТР Премьер -министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.

Билгеле булганча, РФ Президенты Указы нигезендә 30 марттан 3 апрельгә кадәр ял атнасы билгеләнде. Түбән Камада яшәүчеләргә өйдә торырга һәм  сәламәтлекләрен саклау чараларын үтәргә тәкъдим ителде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*