ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Киләсе ял атнасында башкарырга мөмкин булган шөгыльләр белән танышырга тәкъдим итәбез
Җәмгыять
  • 26 Март 2020 - 14:23
  • Караулар: 26

Россиядә коронавирус пандемиясе белән бәйле ял көннәре атнасы игълан ителде. Түбәнкамалыларга өйләреннән чыгып йөрмәскә, ә чит илдән килгән кешеләргә 14 көнлек изоляцияне мәҗбүри тәртиптә үтәргә киңәш итәләр. Буш вакытыгызны файдалы уздыру өчен, сезгә берничә чара тәкъдим итәбез.

Онлайн режимда спорт белән шөгыльләнү

Спорт заллары һәм клублар ябылганга күрә, бирегә йөрүчеләр өчен тренировкалар онлайн режимга күчә. Тренер белән элемтәдә торып, аның күрсәтмәләрен үтәргә яки турыдан-туры эфирда бергә шөгыльләнергә мөмкин.


Гардеробка ревизия ясау

Өйне җыештырып чыкканнан соң, кием шкафына ревизия ясарга мөмкин.

 

Онлайн-кино һәм театр карау, музейларга виртуаль сәяхәт

Бүген өйдә элек кинотеатрларда күрсәтелгән теләсә нинди фильмны карарга була. Вакытны классик концерт яки спектакль карап үткәрергә дә мөмкин. Болар барысы да төрле сервислар, Youtube, социаль челтәрләрдә бар.

 

Китап уку, онлайн-китапханәләрдә булу

Уку - релаксациянең үзенчәлекле формасы, димәк, ул стресска каршы көрәштә ярдәм итә. Бу кәгазь басмаларга гына түгел, шәхси онлайн-китапханәдәге китапларга да кагыла.

    

Кулинария экспериментлары үткәрү

Гадәттә, безгә кулинар шедеврлар әзерләргә вакыт җитми, ә изоляция вакытында туклануны төрләндерергә мөмкин.

 

Гаилә белән уеннар уйнау

Бергәләп өстәл уеннары уйнарга, Lego җыярга мөмкин.

    

Планнар кору

Киләсе айга яки хәтта елга план төзергә мөмкин. Аннары аның үтәлешен күзәтеп бару да җиңел булачак.

 

Финанс грамоталылыгын арттыру

Финанслар белән идарә итү турында интернет аша белемнәрне арттыру, акчаны дөрес тотарга өйрәнү дә бик файдалы булыр.

    

Яңа эш эзләү

Статистика буенча, кешеләрнең 70% ы үз эшеннән канәгать түгел, әмма аларга аны алыштыру авыр, һәрвакытта да яңа эш урыны, өстәмә керем чыганагын эзләү өчен вакыт юк. Карантин чорында буш вакыт җитәрлек, димәк, резюме яки портфолиогызны яңарту өстендә эшли аласыз.

 

Өйдә бьюти-процедуралар ясау

Тирегә төрле тукландыргыч битлекләр ясау, косметиканы тикшереп чыгу, срогы чыкканнарын ташлау, яңаларына заказ бирү өчен дә вакытыгыз булачак.

 

Туганнар, дуслар белән видеоэлемтә режимында турыдан-туры аралашу

Карантин - тышкы дөнья белән аралашудан мәхрүм калу өчен сәбәп түгел. Скайп, фейстайм кебек чаралар аша туганнар, дуслар, танышлар белән аралашырга мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*