ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
ФОТО: Түбән Камада фронтовик өчен күпкатлы йорт болдырында концерт оештырдылар
Җәмгыять
  • 23 Март 2020 - 11:58
  • Караулар: 33
Түбән Камада Бөек Ватан сугышында катнашучыларга юбилей медальләрен тапшыру истә калырлык итеп оештырыла: ветераннарны котларга агитбригада да килә.

Шушы көннәрдә юбилей медале Әзгать  Мирсияповка тапшырылды.  Сугыш аның бөтен хыялларын челпәрәмә китерә: укытучы булырга өметләнгән егет 17 яшенә кадәр тылда комбайнчы булып эшли, ә аннары фронтка китә, утчы- бронебойщик  булып хезмәт итә. Ике тапкыр яралана, аягы бик нык чәрдәкләнә, әмма табиблар аның гомерен саклап калалар.

ФОТО: в Нижнекамске для фронтовика устроили концерт прямо на крыльце многоэтажки

Сугыштан соң   Әзгать  Мирсияпов   40 елга якын райпотребсоюзда бухгалтер булып эшли. 1950 елда  өйләнә, тормыш иптәше белән җитмеш ел гомер итә. Бу елның февралендә хатыны Саймә Хөснелгата кызы вафат булган. Фронтовик бабаларына хәзер балалары, оныклары Һәм оныкчыклары ярдәм итә.

ФОТО: в Нижнекамске для фронтовика устроили концерт прямо на крыльце многоэтажки

«Нардуган» агитбригадасы оештырган концерт ветеранга бик ошады. Бергәләп «Катюша»ны җырладылар, кушылып биючеләр дә булды.  Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина  Әзгать  Мирсияповка  Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан  медаль тапшырды һәм барлык шәһәр халкы исеменнән  рәхмәт белдерде.

ФОТО: в Нижнекамске для фронтовика устроили концерт прямо на крыльце многоэтажки
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*