ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Кама медицина хезмәткәрләре бабаларының сугышчан юлы турында сөйли
Җәмгыять
  • 22 Март 2020 - 16:15
  • Караулар: 19

Медучреждение хезмәткәрләре үзләренең бабаларының сугышчан юлы турында хатирәләрен дәвам итәләр. Бу юлы без сезгә балалар хастаханәсе хезмәткәре Гөлназ Сафиуллина истәлекләре белән танышырга тәкъдим итәбез.

"Минем бабам - Бөек Ватан сугышында катнашучы, гвардия рядовое Шакир Фәсхетдинов. Сугыш башланганда аңа нибары 17 яшь була. 1942 елның сентябрендә сапер батальонының 98 нче бүлегенә керә, ә 28 декабрьдә Смоленск янында яралана. Терелгәннән соң, киләсе елның мартында кабат сугышка кайта. Сапер булып, тагын дүрт ел хезмәт итә.


1944 елның 24 августында командование куйган бурычны үтәп, дошман биләмәләренә үтеп керә, дүрт сәгать дәвамында дошман оборонасын өйрәнә, һөҗүм итү өчен ике урынны билгели. Бу батырлыгы өчен ул өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә".


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*