ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә
Җәмгыять
  • 20 Март 2020 - 09:22
  • Караулар: 53
Түбән Камада ял көннәрендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итәчәк.

Гомумән алганда, биредә 40 лап җирле фермер үз продукциясен сата. Аларның палаткалары «Комета» үзәк базары,  Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге янында урнашкан. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә иртәнге сигез-тугыздан  көндезге өчкә  кадәр эшлиләр.

Бу сезонда Түбән Камада мондый ярминкәләрдә 486 тонна яшелчә, 348 тонна ит, 5 тоннадан артык бал һ.б. сатылган.

Гадәттә,  ярминкәләр март ахырында тәмамлана, әмма  апрель аена кадәр озайтылырга да мөмкин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*