ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Түбән Каманың карантинга ябылачагы турында ялган хәбәр таратучы хатын-кыз җаваплылыкка тартылачак
Җәмгыять
  • 20 Март 2020 - 08:42
  • Караулар: 43
Түбән Камада яшәүче бер ханым ялган мәгълүмат тарату факты буенча административ җаваплылыкка тартылган. Административ материал җәмәгать судына җибәреләчәк.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре әлеге хатын-кызның «WhatsApp» мессенджерын кулланып, кесә җайланмасыннан тиздән Түбән Каманың коронавирус аркасында карантинга ябылачагын хәбәр итүче язма яздырып, танышларына таратуын ачыклаган.

Ханым үзенең хәбәренең мессенджерның күп кенә кулланучыларына, шулай ук төрле чатларга җибәрелүен белгәч,  бу хәбәрнең ялган икәнлеген белдергән. Аннары ул «НТР 24» телерадиокомпаниясе аша да бу хәбәрнең ялган булуын җиткерү өчен килгән.

Федераль закон нигезендә, ялган хәбәрләр таратучы гражданнарга – 100 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 200 мең сумга кадәр, юридик затларга ярты миллион сумга кадәр штраф яный.

Фейк өчен штрафның максималь суммасы кеше үлеменә, кеше сәламәтлегенә яки мөлкәтенә зыян салуга китергән очракта түбәндәгече билгеләнә: гражданнар өчен - 400 000 сум, вазифаи затлар өчен - 900 000 сум, юридик затлар өчен -1,5 млн сум.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*