ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Түбән Камага Россиянең төрле төбәкләреннән хәрби чакырылыш комиссияләре рәисләре килде
Җәмгыять
  • 19 Март 2020 - 15:28
  • Караулар: 40
Бүген Түбән Камада хәрби комиссарлар эше һәм хәрби хезмәткә чакырылуның алдынгы практикалары белән танышу өчен,  Россиянең 29 төбәгеннән чакырылыш комиссияләре рәисләре җыелды.

"Без ел саен хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге яшьләрне әзерләүгә, хәрби хезмәткә чакырылуны оештыруга багышланган укыту-методик җыены уздырабыз", - дип аңлатты Үзәк хәрби округ башлыгы урынбасары Александр Линьков. Генерал-майор сүзләренә караганда, быел  урыннарда – муниципаль берәмлекләрдә хәрби хезмәткә чакыруны оештыруның иң яхшы үрнәкләре белән конкрет танышу өчен хәрби комиссариатлар җыярга дигән карар кабул ителгән.

Кунаклар Түбән Камадагы шартларны бәяләделәр. Пленар киңәшмәдән соң,  аларга Татарстан кадет корпусы, хәрби комиссариат һәм «Патриот» хәрби хезмәткә  әзерлек үзәге буенча экскурсияләр уздырдылар.

"Монда матур, яхшы, афәрин, - ди Ханты-Манси автономияле округы хәрби комиссары Денис Буров. - Без алдынгы тәҗрибәне өйрәнәбез, Татарстан – алдынгы субъект, шуңа күрә өйрәнерлек нәрсәләр бар".

"Күрше төбәкләрдән килгән хезмәттәшләребез еш кына Татарстанның барлык бурычларны хәл итүдә координациянең югары дәрәҗәсе белән аерылып торуын таныйлар, - дип билгеләп үтте бу уңайдан Түбән Кама муниципаль районы хәрби комиссары Фәрит Мингәрәев. - Түбән Камада мондый хезмәттәшлек югары дәрәҗәдә төзелгән, бу җитәкчеләрнең шәхси позициясе белән аңлатыла. "Барысыннан да яхшырак булырга яки бернинди дә булмаска тиеш!" – командада эшләүчеләрнең  девизы шундый".
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*