ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Түбән Камада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында киңәшмә узды
Җәмгыять
  • 11 Март 2020 - 15:47
  • Караулар: 16
Бүген Түбән Камада җирле урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәт коллективларының киңәйтелгән җыелышы узды. Утырышта муниципаль район башлыгы Айдар Метшин һәм ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Җирле һәм республика хакимиятләре белән бәйле рәвештә, 2020 елга урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең конкрет планнары зурдан: хезмәт биналарын ремонтлау, техника белән тәэмин итү,  урман кисү, такта ярдыру эшен җайга салу.

Шәһәр яны территорияләрен – Мурадьян һәм Урман урамнары буйларын чистарту  бурычы да куелды. Бу - 500 гектарга якын мәйдан. Сәнәгать төзелешләре барышында киселгән  урманнарны  торгызуга аерым игътибар биреләчәк.

"Без урман массивларыннан ерак түгел яшибез, һәм бу - безнең байлыгыбыз һәм мөмкинлекләребез, - дип йомгак ясады киңәшмәгә Айдар Метшин. - Урманчылык һәм урман хуҗалыгы ресурсларының чикле булуын аңлап, без көчләрне берләштереп, юл картасын формалаштырабыз һәм алга таба урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән эш итәчәкбез".

Утырыштан соң җитәкчеләр Кызыл Чишмә бистәсендә Урман хуҗалыгы базасын карадылар. Биредә  административ бинаны ремонтлау планлаштырылган, төзекләндерү суммасы 7 слн сум тәшкил итә.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*