ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Каманың ике тыл хезмәтчәне истәлекле гомер бәйрәмен каршылый
Җәмгыять
  • 11 Март 2020 - 13:01
  • Караулар: 31
Түбән Камада тыл хезмәтчәннәре  истәлекле гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Аларны котларга туганнары һәм якыннары, хакимият, социаль хезмәт вәкилләре килде.



Сөембикә Насыйбуллинага 95 яшь тулды. Ул тумышы белән Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылыннан. Сугыш елларында торф чыгаруда эшли, колхозда фермада булыша. "Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен " медале белән бүләкләнгән.  Бөек Ватан сугышында катнашкан ире Габдерашат Насыйбулла улы белән алты бала  үстергәннәр, 12 онык һәм 13 оныкчыклары бар. Сөембикә апа 1988 елдан Түбән Камада яши.



Нәкыя Ахунова 90 яшьлеген билгеләп үтте. Ул  - Кызыл Чапчак авылыннан. Сугыш елларында колхозда эшли. "Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен " медале белән бүләкләнгән.  1951 елда фронтовик Мәгъсүмҗан Ахуновичка кияүгә чыга. Ул сугыштан соң машина-трактор станциясендә техник хезмәт күрсәтү буенча мастер булып эшли. Нәкыя апа,  пенсиягә чыкканчы,  "Октябрь бүләге" совхозында төрле эштә эшли. Алар биш бала  үстергәннәр, 11 онык һәм 15 оныкчыклары бар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*