ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Камада «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең сайлап алу этабы үтте
Җәмгыять
  • 05 Март 2020 - 10:15
  • Караулар: 60

Түбән Камада зона туры нәтиҗәләре буенча «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең суперфиналына мең ярым катнашучыдан 200 кеше үтте. Җирле артистлардан тыш, сайлап алуда Зәй һәм Сарман районнарыннан килгән йолдызлар да катнашты.

Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган фестивальнең йомгаклау концерты Халык иҗаты йортында бик күп тамашачыларны җыйды. «Бездә талантлы яшь буын үсеп килүенә горурлык хисе кичерәм, - диде Түбән Кама мэры Айдар Метшин. - Фестиваль үз тарихындагы егерме ел эчендә безнең республиканың меңләгән яшь кешеләре өчен ачык. Бу үз көчеңне иҗатта сынап карарга, лаеклы остазлар, дуслар, фикердәшләр табарга һәм тамашачылар яратуына ирешергә мөмкинлек бирә».

Жюри составына РФ халык артисты Зилә Сөнгатуллина, фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов, Сәхнә практикалары үзәге (Мәскәү) президенты Владимир Аносов, ТР Җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова һәм башка профессионаллар керә. 

Суперфиналга узган 50 җырчы һәм коллективның унҗидесе - Түбән Камада яшәүчеләр. Җиңүчеләр исемлеге:

1 нче урын - «Либерти» бию коллективы;

1 нче урын- «Нардуган» ансамбле;

1 нче урын - «Остров танца Ибица» коллективы;

1 нче урын-Хәлиуллина Сафия;

 

2 нче урын - «Панорама» коллективы;

2 нче урын - «Остров танца Ибица» коллективы;

2 нче урын-Әхмәтшин Азат (Түбән Уратма авылы);

2 нче урын - Идиятов Илнар;

2 нче урын-Әхмәтшина Алинә;

2 нче урын-Иванов Кирилл (Кама Аланы);

3 нче урын - «Веснушки» вокаль ансамбле;

3 нче урын-Сәлахиев Ралиф.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*