ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Камада иң тәмле коймакка конкурс игълан ителә
Җәмгыять
  • 28 Февраль 2020 - 14:31
  • Караулар: 50
Түбән Камада иң тәмле коймакка конкурс узачак. Аны Воскресение Христова чиркәве (Мурадьян урамы) оештыра.

Конкурс якшәмбе көнне, 1 мартта, 10.30 сәгатьтә башлана. Катнашучылар гыйбадәтханә янындагы мәйданга кимендә 20 коймак алып килергә тиеш. Алдан 8 927 416 20 99 телефоны буенча теркәлергә һәм катнашучының тәртип номерын алырга кирәк.

Коймаклар төрле номинацияләрдә бәяләнәчәк: иң юка коймак, иң биек коймак өеме, иң тәмле эчлек, иң үзенчәлекле рецепт һ.б.

Җиңүчеләр коймак пешерү өчен таба һ.б. призлар алачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*