ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Бүген Түбән Камада ир-атлар фестивале ачыла
Җәмгыять
  • 22 Февраль 2020 - 12:33
  • Караулар: 24
22- 23 февраль көннәрендә  Түбән Камада беренче тапкыр  ир-атлар фестивале узачак. Ул Ватанны саклаучылар көненә һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

«Камский клинок» («Кама кылычы»)  фестивале кысаларында салкын корал һәм хәрби техника күргәзмәләре, тимерчеләр остаханәсе, балалар өчен кышкы уеннар, урам сәүдәсе, автограф-сессияләр һәм бокс буенча дөнья чемпионнары белән ачык тренировкалар, концерт узачак.

Махсус кунаклар арасында җырчы Александр Маршал һәм дөнья чемпионы, өч тапкыр Европа чемпионы, бокс буенча 1996 елгы Олимпия уеннары җиңүчесе Алексей Лезин бар.

Бу көнне  Халык иҗаты йортының концертлар залында «Муз завод» интернет проекты финалын яздыру булачак, анда Россия төбәкләреннән 24 җырчы, шул исәптән Татарстаннан да катнашучылар бар.

«Русские богатыри»  ( «Рус баһадирлары»)   экстремаль  тамашасын Гиннесның рекордлар китабына 11 тапкыр кертелгән рекордсменнар  -     Александр Муромский, Дмитрий Терехов һәм Александр Кириллов тәкъдим итәчәк.

22 февральдән 24 енә кадәр  Халык иҗаты йорты фойесында салкын корал күргәзмәсе эшләячәк. Билетлар биредә сатыла.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*