ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Камада Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм программалары башланды
Җәмгыять
  • 21 Февраль 2020 - 08:57
  • Караулар: 51
Түбән Камада Ватанны саклаучылар көне уңаеннан бәйрәм программалары башланды. Аларның беренчесе "Мирас" мәдәният йортында узды.

"Бу бәйрәмдә без чын, көчле, игелекле, үз гаиләләре өчен барысын да эшләүче, үз илебез өчен тырышучы ир-атлар турында сөйләшәбез", - диде Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов сәламләү сүзендә.

Награды и поздравления: в Нижнекамске запустили череду торжеств по случаю 23 Февраля

Залда нәкъ менә шундый түбәнкамалылар – Бөек Ватан сугышы ветераннары (аларга ТАССРның 100 еллыгына истәлекле күкрәк билгеләре тапшырдылар), локаль конфликтларда катнашучылар (аларның икесе сәхнәдә хәрби хезмәт ветераннары таныклыгын алды), шулай ук үсеп килүче яшь армиячеләр, сафта йөрү  смотрында җиңүчеләр җыелды.

Быел 20 меңнән артык укучы  үзенең сафта йөрү осталыгын күрсәтте.  Иң яхшы командаларга  бүләкләр тапшырылды, ә алдынгы взводкомандирларына сәгатьләр - хәрби комиссар Фәрит Миңгәрәевтан махсус приз тапшырылды. Күчмә кубок быел да 2 нче гимназиядә калды.
Награды и поздравления: в Нижнекамске запустили череду торжеств по случаю 23 Февраля


Мәктәп укучылары һәм студентлар алдында күптән түгел армиядән кайткан Владислав Карпухин чыгыш ясады, ул Мәскәүдә, Преображенский полкында хезмәт иткән. "Бер ел бушка  узмады, - диде ул. - Бу ел безнең өчен бик мөһим булды. Мин олыгаеп, көчлеләнеп, рухи яктан тотрыклырак булып киттем, яңа танышларым барлыкка килде. Егетләр, булачак ир-атлар, шикләнергә кирәкми – тиешле вакытта хәрби хезмәт үтегез, әйләнеп кайтып,  үз тормышыгызда ышанычлы адымнар белән атлагыз!».

Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү Түбән Камада ял көннәрендә дәвам итәчәк:  биредә беренче тапкыр «Камский клинок» бөтенроссия ир-атлар фестивале узачак.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*