ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Камада бөтен Россия музыкантлары бер көн эчендә ир-атлар гимнын язачак
Җәмгыять
  • 20 Февраль 2020 - 16:30
  • Караулар: 22
«Муз завод» финалистлары Түбән Камада ирләр өчен гимн яздырачак. Бүген Казанда узган матбугат конференциясендә бу хакта «Камский клинок» фестивален оештыру комитеты җаваплы секретаре Радик Гафуров хәбәр итте.

Гимнның стиле әлегә билгеләнмәгән, әмма ул заманча булачак. «Рэп яки рэп плюс соул булырга мөмкин. Аны  без  ишетергә күнеккән  классик форматта булдырасы килми, ә популяр музыка стилендә ясыйсы килә», - ди Радик Гафуров.

Музыкантлар гимнны бер көн эчендә шәһәрдә әзерләячәкләр һәм яздырачаклар.

Исегезгә төшерәбез, 23 февральдә Түбән Камада «Муз завод» финалы төшереләчәк. Халыкара проект жюрие меңнән артык гаризаны карады. Турыдан-туры этапка нибары 100 кеше чакырулы, алар арасында нефтехимиклар шәһәрендә чыгыш ясаячак 24 музыкант та бар.

«Түбән Кама фестивальне үткәрү өчен очраклы гына сайланмады. Айдар Рәис улы яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә зур игътибар бирә. Биредә «Патриот» үзәге дә, Татарстан кадетлар корпусы да, иң зур ДОСААФ үзәкләренең берсе һәм яшьләр спорт командалары бар», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы ДОСААФ идарәсе рәисе Дамир Динниулов.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*