ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбән Камада «Яшьләр сугыш турында укый...» видеоязмалар конкурсы игълан ителде
Җәмгыять
  • 19 Февраль 2020 - 09:25
  • Караулар: 42
Түбән Камада  «Молодежь читает о войне…» ( «Яшьләр сугыш турында укый...») видеоязмалар конкурсы игълан ителде.  Анда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр  катнаша ала.

Конкурс нигезләмәсе буенча, катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләрдән өзекләр укып, аның видеоязмасын катнашу турында гариза белән бергә  nk.45@tatar.ru  электрон адресына җибәрергә тиешләр. 

Хронометраж 3 минуттан да артмаска тиеш. Эшләр рус һәм татар телендә кабул ителә,  кабул итү 9 апрельдә тәмамлана. Җиңүчеләргә призлар тапшырылачак, һәрбер катнашучы  сертификат  алачак.

Катнашу таләпләре конкурс нигезләмәсендә.

Белешү өчен телефон: +7 8555 39-04-53. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*