ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
33 көн калды
ТР Дәүләт Советы депутаты Андрей Кондратьев Түбән Кама укучылары өчен парламент дәресе үткәрде
Җәмгыять
  • 14 Февраль 2020 - 09:22
  • Караулар: 22
Андрей Кондратьев Түбән Каманың сигезенче сыйныф укучылары өчен парламент дәресе үткәрде. Ул ТАССР һәм Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган иде. 

«Бердәм Россия»нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты укучыларга республика оешу турында сөйләде, сугыш елларында үз гаиләсенең тарихы белән уртаклашты һәм балаларны үз халкының батырлыгын истә тотарга чакырды.

Укучылар кунакка сораулар бирделәр һәм фикер алышуда катнаштылар. Укучыларның берсе Даниил Кәримов сәясәттә карьера ясау һәм республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында катнашу мөмкинлеге турында сорау бирде. Андрей Кондратьев депутат эшчәнлеге турында сөйләде, укучыга максатларына ирешүдә ныклык теләде һәм күпмедер вакыттан соң ул аны республика Дәүләт Советында яшь депутат буларак күрәчәгенә ышаныч белдерде.

Түбән Кама укучылары сәясәт турында ни өчен шаяртырга ярамавын да сорадылар. Партиянең Татарстан башкарма комитеты җитәкчесе билгеләп үткәнчә, сәясәт турында шаяртырга була, әмма шул ук вакытта этика һәм сәяси тотнаклык кысаларында калырга кирәк.

«Парламент дәресе -  төрле буын очраша торган платформа. Һәркем бер-берсеннән өйрәнә ала. Мин, бер яктан, Татарстан тарихы турында сөйләдем, республиканың уңыш юлын күрсәттем. Икенче яктан, балаларга бу уңышка туры килергә,  Татарстанда  кабул ителгәнчә,   иң югары үрләрне яуларга омтылырга кирәклеген аңлатырга тырыштым», - диде Андрей Кондратьев.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*