ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
33 көн калды
Түбән Каманың беренче төзүчесе Иван Коршинга 85 яшь тулды
Җәмгыять
  • 12 Февраль 2020 - 15:03
  • Караулар: 23

Лениногорскида яшәгән җиреннән, өстәлдә «Без яңа төзелешкә киттек» дигән язу калдырып, 1960 елда Түбән Камага юл тоткан һәм бөтен гомерен биредәге төзелешкә багышлаган экскаваторчы Иван Коршин бүген 85 яшьлеген билгеләп үтә.

Шәһәрнең беренче төзүчесен туган көне белән котларга туганнары, якыннары, хакимият, ветераннар советы вәкилләре килде.

Председатель Совета ветеранов Григорий Китанов вручает памятный знак в честь 100-летия ТАССР

"Ул эштән курыкмый, каршылыкларны һәрвакыт җиңә килде, үз юлыннан беркайчан тайпылмады. Безгә әле дә тормышта туры барырга, авырлыклардан курыкмаска кирәк, дип өйрәтә. Үз мисалында, ул безне беркайчан да кешеләрне читкә тибәрмәскә, киресенчә, ярдәм итәргә өйрәтте", - ди кызы Надежда.

Иван Васильевич примеряет подарок

Иван Коршин яшьләргә бүген дә үрнәк күрсәтә: көненә ике сәгать җәяү йөри, Тукай паркындагы урам тренажерларында шөгыльләнә. Әлбәттә, урамнар буйлап узганда, кайчандыр буш кырлар булган җирдә бүген шундый шәһәр үсеп чыгуына һәм аны төзүдә үзеннән зур өлеш кертүенә сөенеп атлыйдыр мөхтәрәм шәһәрдәшебез.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*