ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
34 көн калды
Түбәнкамалылар Халыкара чаналар фестивалендә җиңү яулады
Җәмгыять
  • 10 Февраль 2020 - 15:18
  • Караулар: 46
Түбән Кама «SUNNYФЕСТ» -2020 креатив чаналар Халыкара фестивалендә гран-прига лаек булды.

Республиканың Мамадыш районында оештырылган чарада быел Россия, Словения, Пакыстан, Бангладеш һәм Британия шәһәрләреннән 36 команда катнашты.

«Нижнекамскнефтехим» вәкилләре катапульта белән коралланган спартанчылар образында чыктылар. Катапультадан көмеш шарлар ату тамашачыларны һәм жюрины битараф калдырмады, нәтиҗәдә, изопрен-мономеры заводы командасы (Айрат Фатыйхов һәм Владимир Волченков) «Где это видано» номинациясендә 3 нче урын яулады.

Кама Аланы командасы исә үзләренең бәлеш формасында ясалган чаналарын тәкъдим итеп, иң кыска шуып төшү номинациясендә чемпион булдылар.

Тауга Түбән Кама Җәмигъ мәчете командасы күтәрелгәч, Салих хәзрәт Ибраһимов: «Бабаларыбыз үз вакытында дошман белән җитди төстә көрәшкәнгә күрә, без бүген биредә күңел ачабыз, шаярышабыз», - дип, үз фикерен белдерде. Команданың «Һава сугышы» композициясе совет самолетының фашист самолетына һөҗүмен сурәтләде. Җәмигъ мәчет үз чыгышын Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлады.

«Креатив чаналар фестивалендә Түбән Кама мәчете түгел, халык хәтере, ата-бабаларыбызга рәхмәт хисе, 75 ел элек булган вакыйгалардагы кардәшлек бәйләнеше җиңде», - диләр якташларыбыз үзләре.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*