ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
Түбәнкамалылар электрон хезмәт кенәгәләреннән файдалана башлаячак
Җәмгыять
  • 28 Гыйнвар 2020 - 15:10
  • Караулар: 33
Россия электрон хезмәт кенәгәләренә күчте, дип хәбәр итә Түбән Кама прокуроры ярдәмчесе Ренал Гәрәев.

Хезмәт кенәгәсен кәгазьдә алып барырга теләгән хезмәткәрләр 2020 ел ахырына кадәр эш бирүчегә язмача гариза тапшырырга тиеш. Киләсе елда гына эшкә урнашучыларның андый мөмкинлеге булмаячак: барысы да электрон форматка күчереләчәк.

Эш бирүчеләр РФ Пенсия фондына хезмәткәрләр турындагы мәгълүматларны шулай ук электрон рәвештә тапшырырга тиеш булачак (хезмәткәрләр саны 25 һәм аннан да күбрәк булган оешмалар өчен бу  - мәҗбүри таләп).

Хезмәткәр хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны түбәндәге ысулларның берсе белән ала алачак:

- эш бирүченең соңгы эш урыны буенча (әгәр хезмәткәр хаталарын тапса, эш бирүче язма гариза буенча мәгълүматны төзәтергә, аннары Пенсия фондына җибәрергә тиеш булачак);
- КФҮ офисында -кәгазь вариантта;
- РФ Пенсия фондында;
- Дәүләт хезмәтләре порталында.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*