ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
Бүген Түбән Кама җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсе бер минут тынлык белән башланды
Җәмгыять
  • 28 Гыйнвар 2020 - 14:34
  • Караулар: 25
Түбән Камада район җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсе бүген Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров истәлегенә бер минут тынлык белән башланды.

"Николай Александрович  туган авылына 35 ел гомерен  багышлаган, 2012 елдан җирлек башлыгы вазыйфасында эшләде, - дип искә алды Айдар Метшин. - Николай Александрович үз эшенең остасы булу белән бергә  гадел, тәртипле, намуслы кеше дә иде, ул хезмәттәшләре арасында да, авыл халкы арасында да лаеклы абруй казанды".

Район башлыгы билгеләп үткәнчә, Николай Бурмистров эшләгән елларда Олы Афанас авылында халык өчен мөһим булган берничә зур проект гамәлгә ашырылган. "Социаль өлкәдә бик күп яхшы һәм сыйфатлы үзгәрешләр булды, - диде Айдар Метшин. - Узган ел без балалар бакчасын тулысынча төзекләндердек, декабрьдә бергәләп Мәдәният йортын ачтык, быел «Дуслык» скверын төзекләндерүнең өченче этабын төгәлләү турында  хыялландык".

Николай Бурмистров 23 гыйнвар көнне дөнья куйды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар