ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
33 көн калды
Түбән Кама студентлары солдатларга кулдан хат язганнар
Җәмгыять
  • 28 Гыйнвар 2020 - 10:53
  • Караулар: 25
Түбән Кама агросәнәгать көллияте студентлары солдатларга кулдан хат язганнар. Акция Кулдан хат язу көне уңаеннан оештырылган.

Бу бәйрәм (National Handwriting Day) язу кирәк-яраклары җитештерүчеләр ассоциациясе тарафыннан гамәлгә куелган. Кулдан язылган хат аша  адресатка кеше күңеленең җылылыгы да барып ирешә.

 "Солдатка хат" акциясен көллиятнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 2009 елдан Түбән Кама солдат аналары комитетын җитәкләүче Татьяна Абрамова оештырган. Акция армиядәге солдатларга ярдәм итү, көллият укучыларына хәрби-патриотик тәрбия бирү  максатыннан үткәрелгән.

Түбән Кама студентлары армиядә хезмәт итүче якташларының хәл-әхвәлен белешеп, шәһәр тормышындагы яңалыклар турында язганнар,  Ватанга хезмәт итүләре өчен рәхмәт белдергәннәр.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*