ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
43 көн калды
ВИДЕО: журналистлар Түбән Камада туганнар каберлегендә күмеләчәк геройларның туганнары белән аралашты
Җәмгыять
  • 27 Гыйнвар 2020 - 14:59
  • Караулар: 40

"Яңа Гасыр" телеканалында "7 дней" ("7 көн") программасында Түбән Кама шәһәр зиратында туганнар каберлегендә 19 сугышчы күмеләчәге турында киңәйтелгән сюжет чыкты.

Танылган журналист Михаил Любимов озак еллар "татар чаңгы батальоны" солдатларын эзләү белән шөгыльләнгән эзтабарлар, һәлак булучыларның туганнары белән аралашты.


Түбән Камада 31 гыйнвар көнне тантаналы чара шәһәрнең Җиңү мәйданында 10.00 сәгатьтә башлана. Биредә  килүчеләргә 1942 елда Псков өлкәсенең Липенка авылы янында барган сугышлар, безнең солдатларның батырларча көрәшүләре, үз позицияләрен саклап кала алулары күрсәтеләчәк. Бу эшне ТР Милли музее белгечләре әзерли. Мәгълүм булганча, Липенка авылы янындагы көрәшләрдә 100гә якын кеше батырларча һәлак булган. Татар батальоны фашист илбасарлары белән соңгы сулышка кадәр көрәшә. Көрәш бер тәүлек дәвам итә, исән калучыларга алга таба хәрәкәт итәргә боерык бирелә, һәлак булган солдатларны авыл халкы җирли.

Аннары митинг узачак, шуннан соң 19 солдатның җәсәден махсус лафетта шәһәр зиратына алып барачаклар. Геройларны соңгы юлга озатуда илнең төрле почмакларыннан: Мәскәү, Тольятти, Самара, Түбән Новгород, Татарстанның Минзәлә, Кукмара районнары, Яр Чаллы шәһәре, Түбән Каманың Шәңгәлче авылыннан килгән туганнары һәм түбәнкамалылар катнашачак.

Зиратта хушлашу мәрасиме узачак.

 

 

 

  

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар